news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан егете көнләшүдән иптәшен пычак белән яралап үтергән, мәетне ике атнадан табалар

Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан егете көнләшүдән иптәшен пычак белән җәрәхәтләп үтергән, мәетне ике атнадан соң тапканнар. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Полициядә 44 яшьлек ир икенче гыйнварда 33 яшьлек танышы белән эчеп утырганын һәм күпмедер вакыттан кунак егете аның дус кызына бәйләнә башлавын сөйләп бирә.

Ир иптәшен урамга алып чыга, үзара сугыша башлаганнар һәм шул вакытта ул иптәшенең муенын пычак белән яралаган. Кунак вафат булгач, ир аның гәүдәсен арткы ишегалдындагы карда күмгән.

Берничә көннән соң ул бу хәл турында үзенең дус кызына әйткән, аннан полициягә барган.

Мәетне 18 гыйнварда Кече Клыки бистәсендәге бер йорт янында табып алалар. Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100