Димитровградта сәхнәдә егылып үлгән җырчының ни сәбәпле вафат булуы билгеле

Фәния Хәлиуллинаның дусты Мөнирә Джумаева сүзләренчә, җырчының баш миенә кан савып, юан кан тамыры шартлаган.
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге “Восход” мәдәният йорты сәхнәсендә җырлаганда Фәния Хәлиуллина баш миенә кан савып, юан кан тамыры шартлаудан вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчының дусты, шәһәрнең 22нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева сөйләде. Мөнирә Джумаева – 20 гыйнвар көнне мәдәният йортында булган хәлнең шаһиты. Дусты сәхнәдә авып киткәндә, ул залда - тамашачылар арасында була.Мөнирә Джумаева дустының авырып йөргәнен хәтерләмәсә дә, кан басымыннан зарланганын ишеткән.“Соңгы вакытта кан басымы уйный әле”, - диде. “Фәния, табибка бар, ул бит инде тиешле даруны, тиешле нормада язып бирә”, дидем. “Әй, эчтем инде мин, хәзер төште”, дия иде. Бөтенебез шул бит инде. Ә аның баш миенә кан сауган. Юан тамыры кинәт шартлаган диделәр”, - дип сөйләде ул “Татар-информ”га. Әлеге фаҗига турында тулырак “Интертат” сайтыннан укый аласыз.