news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авариядә үлгән хатын-кыз көмәнле булган

Балтач районының Норма авылы янында авариядә бер кеше үлде, дүрт кеше имгәнде.

Татарстанда авариядә үлгән хатын-кыз көмәнле булган

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан юлында килеп чыккан авариядә үлгән хатын-кыз көмәнле булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы Балтач районының Норма авылы янында «Шевроле» һәм «Инфинити» автомобильләре бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. «Шевроле»ның йөртүчесе (хатын-кыз) шунда ук һәлак булган, икенче машинаның шоферын һәм өч пассажирны җирле хастаханәгә озатканнар.

Ачыкланганча, рульгә исерек хәлдә утырган «Инфинити» шоферы, каршы як полосага чыгып, «Шевроле» белән кара-каршы бәрелешкән. Моңа кадәр 26 яшьлек ир-атның исерек хәлдә рульгә утырган өчен машина йөртү таныклыгын алган булганнар. Авариядә гомере өзелгән «Шевроле» йөртүчесе көмәнле булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100