Чаллыда төзелеш базасында чыккан янгында каравылчы зыян күргән

Аны авыр хәлдә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Чаллыда төзелеш базасында чыккан янгында каравылчы зыян күргән. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза.

Басма мәгълүматлары буенча, кичә көндез Товар урамында урнашкан төзелеш индустриясе базасында ут белән саксыз эш итү аркасында янгын чыккан.

69 яшьлек каравылчы янгынны үз көче белән генә сүндерергә уйлаган. Нәтиҗәдә, аның башы, бите, аркасы һәм куллары пешкән. Зыян күрүчене авыр хәлдә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.