Казан - Яшел Үзән трассасында йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешкән

Кадрларда Яшел Үзән ягына таба барганда, Орехово бистәсе борылышы янында ике автомобильнең юлга аркылы басулары күренә.
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Казан – Яшел Үзән трассасында йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешкән. Һәлакәт урыныннан видеоны «Татар-информ»га авария шаһиты җибәрде.Кадрларда Яшел Үзән ягына таба барганда, Орехово бистәсе борылышы янында бездә эшләнгән җиңел автомобиль борылып басканлыгы күренә.Бераз алга таба, юл коймасына терәлеп, зур йөк машинасы туктап калган. Автомобиль шулай ук юлга аркылы урнашкан.Авария турында тулырак мәгълүматлар ачыклана.