“Алабуга”: “Турай” янында торба тишелү Алабуганы су белән тәэмин итүдә кыенлык тудырмый

“Алабуга” махсус икътисади зонасында торба тишелү очрагын шәрехләделәр.

(Алабуга, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). “Турай” яныннан ерак түгел тишелгән торба Водоканал магистраль челтәрендә түгел. Димәк, ул Алабуганы су белән тәэмин итүгә тәэсир итми. Бу хакта бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Предприятие әлеге зона балансында тора.

Бүген ачыклык кертелгәнчә, торба тишелгән әлеге челтәрләр нефтьчеләр кирәк-ярагына хезмәт итә. Алабуга Водоканалы әлеге очрак буенча акт төзегән.