Самара татарлары Харис Гыйниятуллин вафат булу сәбәпле кайгы уртаклаша

Ул Самара Җәмигъ мәчетендә кассир булып эшләгән.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Самара Җәмигъ мәчетендә кассир булып эшләүче Харис Гыйниятуллин вафат булды, дип хәбәр итте «Самара татарлары» сайты.

«Самара өлкәсе татар җәмәгатьчелеге, шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең якыннарының тирән кайсыны уртаклашам», дип яза Самараның «Туган тел» татар җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Шәкүров.