Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Баулыда үз фатирында газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә ир-ат зыян күрә
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Баулыда үз фатирында газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә ир-ат зыян күрә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Һади Такташ урамы буенча 10нчы номерлы йортның өченче катында газ баллоны шартлавы турында хәбәр килде.
Шартлау аркасында фатирара бүлгечләр җимерелгән.
37 яшьлек ир-ат җәрәхәтләнгән. Ашыгыч ярдәм медиклары ярдәм иткәннән соң ир-ат өенә озатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз