Түбән Камада эткә ярдәм күрсәтмәгән ветеринар эштән читләштерелде

Республика прокуратурасы машина бәрдергән эткә ярдәм итүдән баш тарткан Cats&dogs ветеринария клиникасын тикшерә башлады.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Машина бәрдергән эткә ярдәм итүдән баш тарткан Түбән Кама ветеринарын эштән читләштергәннәр. Бу хакта «НТР-24» телеканалы хәбәр итә.

Массакүләм матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, ветеринар һәм ветеринария җитәкчелеге нинди дә булса шәрехләүләрдән баш тарткан. Тикшерү вакытында табиб эштән читләштерелгән.

«Татар-информ» элек Түбән Камада Cats&dogs ветеринария клиникасы табибының клиникага алып килгән эткә ярдәм итүдән баш тартуын хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, эт үлгән. Әлеге факт буенча республика прокуратурасы тикшерү башлады.