news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Суд Финикога нигез салучы Кирилл Доронинны сак астында тотуны озайту үтенечен карый

Берничә көннән Finiko пирамидасының өч «йолдызы» — Илгиз Шакиров, Лилия Нуриева һәм Динә Габдуллинаны да сак астына алдылар.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Вахитов суды тикшеренүнең Finiko финанс пирамидасына нигез салучы Кирилл Доронинга җәза чарасын озайту үтенечен карый башлады.

Искәртик, июльдә тикшерү бизнесменга мошенниклык турында гаепләү белдерде. Шул ук көнне суд аны ике айга тикшерү изоляторына җибәрде.

Доронин үзен кулга алган өчен Татарстан Югары судына мөрәҗәгать иткән иде, әмма кулга алу турындагы карар үзгәрешсез калды.

Берничә көннән Finiko пирамидасының өч «йолдызы» — Илгиз Шакиров, Лилия Нуриева һәм Динә Габдуллинаны да сак астына алдылар. Хәзер алар да тикшерү изоляторында утыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100