Азнакайның Урсай авылында йорт янып беткән

Янгын аркасында 50 кв. метрлы бина янып көл булган.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Маяк", Таңсылу Саниева). 18 сентябрьдә 23.38 сәгатьтә Азнакайның Урсай авылында хуҗасыз йортта янгын чыга, дип яза район газетасы.   Ут нәтиҗәсендә 50 кв. метрлы бина янып бетә. Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.