420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Бүген Ростов-Донның үзәгендәге шәхси секторда чыккан янгын камап алынган. Ут 10 мең квадрат метрлы мәйданда, якынча 25 йортка зыян салган, дип яза "Коммерсант".
Янгын булган урынга якын урнашкан күпкатлы йортларда яшәүче якынча 560 кеше эвакуацияләнгән. Шәһәр мәктәпләрендә аларны вакытлыча урнаштыру урыннары әзерләнә.
Табибларга ярдәм сорап тугыз кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның өчесе пешү сәбәпле хастаханәгә урнаштырылган. 22 кеше, медицина ярдәмен урында алып, хастаханәгә барудан баш тарткан.
Беренчел мәгълүматларга караганда, янгын ташландык йортларда чыккан һәм аннан ут шәхси сектордагы бер катлы йортларга күчкән. Торак йортларның берсендә газ балоны шартлаган, ул янгынны тагын да көчәйтеп җибәргән.