Полиция “Бердәм Россия” яшь гвардиясе” активисты Эдуард Сәләхетдиновны тоткарлады

Ир-егеткә карата җинаять эше кузгатылган

 (Казан, 21 август, “Татар-информ”). Казанда Татарстандагы яшерен казино оештыручылардан янап акча алуда шикләнелеп, “Бердәм Россия” яшь гвардиясе” активисты, “Агенты” федераль проектының Татарстан вәкиллеге лидеры Эдуард Сәләхетдинов тоткарланган. Бүген Сәләхетдинов Россия Эчке эшләр министрылыгының Казан шәһәре буенча идарәсенә сорау алу өчен зыян күрүче сыйфатында килде. Әмма соңрак аны уен бизнесын “түбә астына алу” турындагы җинаять эше буенча шикләнелүче буларак тоткарладылар.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының үз чыганакларыннан мәгълүм булганча, Сәләхетдиновка карата РФ Җинаять кодексының 163нче маддәсе (“Янап акча алу”) буенча эш кузгатылган.

Моңа кадәр полиция хезмәткәрләре Сәләхетдиновның ышанычлы кешесе – 7 тапкыр хөкем ителгән 30 яшьлек Тимур Ильинны тоткарлаган иде. Ул сорау алу барышында “Агенты” проектының Татарстан лидерының яшерен казинолар оештыручылардан янап акча алганлыгын таныды: Сәләхетдинов комарлы уен оешмаларын “ачыкламаган” өчен акчалата бүләк таләп иткән. Әмма үзе күренеп йөрмәскә тырышкан: барлык сораулар, шул исәптән акча тапшыруга бәйле мәсьәләләр, Ильин кебекләр аша хәл ителгән.

Шулай ук “Правопорядок”ның тагын бер активисты – Руслан Степанов тоткарланган. Ул җинаять эшенең бер эпизоды буенча шаһит буларак бара.