Казан ишегалларында ике баланы машина бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәтләре кичә Яңа Савин һәм Идел буе районнарында булган.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан ишегалларынада бер көндә ике баланы машина бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Беренче юл-транспорт һәлакәте Вербная урамында 1нче йорт янында булган. «Фольксваген» белән идарә итүче 31 яшьлек хатын-кыз иминлек тизлеген сайламаган һәм самокатта йөргән 11 яшьлек малайны бәрдерткән.

Һәлакәттә бала җитди имгәнгән. Ашыгыч ярдәм табиблары баланың баш сөяге имгәнүен, баш мие селкенүен һәм борыны җәрәхәтләнүен ачыклаган.

Шул ук көнне, кич Әмирхан урамындагы 34нче йорт ишегалдында «КИА» автомобиле белән идарә итүче 28 яшьлек ир-ат тизлеген киметмәгән һәм 12 яшьлек малайны бәрдергән. Баланың уң аягы имгәнгән һәм җәрәхәтләнгән.