Әтнәдә узган төндә бер йортны яшен сугып, янгын чыккан

Элегрәк бу йорт мәктәп булып торган.

(Казан, 21 июль, “Татар-инфрорм”). Узган төндә Кече Әтнә авылында бер йортны яшен сугып, янгын чыккан. Бу хакта районның янгын сүндерү бүлегеннән алынган мәгълүматка нигезләнеп,  “Әтнә таңы” район газетасы сайты җиткерә.

"Каркас йорт дача өе буларак файдаланылган. Электр уты ялганмаган, газ да кермәгән. Йорт хуҗасы авылдан читтә яши", - ди янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Рифнур Сәгыйтов.

Алган мәгълүматларга караганда, элек бу йорт мәктәп булып та торган.