Төркиядәге җир тетрәүдә мәчет һәм чиркәүләр җимерелгән

Табигать казасыннан борынгы Дефтедар мәчете, XIV–XVI гасырда торгызылган крепость, шулай ук Агия, Параскеви чиркәүләре дә җитди зыян күргән.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Эгей диңгезендә җир тетрәү Греция ярымутравындагы Кос шәһәрендә борынгы Дефтердар мәчете манарасын җимергән. Бу хакта җирле халык социаль челтәрләрдә җиткерә, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

Дефтердар мәчете 1725 елда Кос шәһәре Госманлы империясенә кергәч төзелгән булган һәм утрауның истәлекле урыннарының берсе санала.
Associated Press агентлыгы җирле хакимияткә сылтама белән хәбәр итүенчә, табигать казасыннан XIV–XVI гасырда торгызылган крепость, шулай ук Агия, Параскеви чиркәүләре дә җитди зыян күргән.

Моннан тыш, Кос портында проблемалар килеп туган, аэропорт зыян күрмәгән һәм ул элеккечә эшли. Бу хакта Греция һәм транспорт инфраструктурасы министры Христос Спиртзис AMNA Афина яңалыклар агентлыгына җиткергән.

Искәртеп үтик, билгеле булган мәгълүматларга караганда, җир тетрәү Мугла провинциясендәге Бодрум курортыннан - 12 км көньяккарак, Грециядәге Кос утравының 16 нчы километрында һәм Родос утравының 90 нчы километрында булган. Җир тетрәү 10 километр тирәнлектә башланган.
Төркия Эгей диңгезе яр буенда җир тетрәү вакытында норвегияле ике кеше үлгән, тагын 120 кеше зыян күргән. Җир тетерәү дәрәҗәсе 6, 7 магнитуданы тәшкил иткән. Бу хакта Еврова Урта диңгез сейсмологик үзәге мәгълүматларына нигезләнеп, ТАСС хәбәр итә.

Россиянең Төркиядәге баш вәкиллегенә сылтама белән «РИА Новости» агентстлыгы хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр арасында Россия гражданнары юк.