Россия гвардиячеләре Балтачта фатир карагын тоткан

Полиция бүлегенә мәгълүмат 77 яшьлек пенсионердан кергән.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Балтач районы ведомстводан тыш сак хезмәте Россия гвардия хезмәткәрләре шәхси йорттан акча урлаган 40 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Татарстан Россия гвардиясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Акча урлану турында мәгълүмат полиция бүлегенә 77яшьлек пенсионердан кергән. Ул хуҗалык эшләре буенча үзенә булышып йөрүче танышының алты мең сум акчасын урлавын җиткергән.

Ачыкланганча, шикләнелүче кеше аның бакчасында җир казыган. Пенсионер шуның өчен аңа 500 сум акча түләгән һәм ярдәмчесен исерткеч эчемлек белән сыйлаган. Үзе шуннан соң йоклап киткән. Уянгач, пенсионер куртка кесәсендә акчасы юклыгын белеп алган һәм бер көннән гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән.

Пенсионер яшәгән районны тикшергәндә, ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре шикләнелүче кешене тоткарлаган. Ул кылган эше турында үкенүен белдергән. “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.