Казанда Татарстан Югары Суды приставы урынбасары тоткарланган

Судта урынбасарның иреген чикләүгә карата дәгъва карала.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Казанда Татарстан Югары Суды приставы урынбасары Сергей Плющий тоткарланган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Казанның Совет районы судыннан хәбәр иттеләр.

Сергей Плющий вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелә. Хәзерге минутларда суд Республика тикшерү комитетының Татарстан Югары Суды приставы урынбасарының иреген чикләүгә карата дәгъва карала. Тикшерүчеләр аны 15 сентябрьгә кадәр сак астына алуны сорый.