Казанда Ямашев урамындагы кафе янында сугышкан кешеләрне тоткарладылар

Конфликт гаилә мөнәсәбәтләре аркасында башланган.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, кичә кич Ямашев проспектында урнашкан кафе янында берничә кеше сугышкан.

Хокук сакчылары чегән диаспорасынан булган ике кешене тоткарлаган. Алар әлеге сугышта катнашкан.

Агентлыкка билгеле булганча, конфликт гаилә мөнәсәбәтләре аркасында килеп чыккан.