“Булгария” субарендаторы: “Зыян күрүчеләр туганнарын югалтулары турында сөйли, ләкин минем дә 6 кеше вафат булды”

Светлана Инякина ТР Югары судында сак астында тоту чарасын йорт арестына үзгәртергә тырышты

 (Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген ТР Югары судында “АргоРечТур” ҖЧҖ директоры, “Булгария” теплоходы субарендаторы Светлана Инякина чыгыш ясады.

Аерым алганда, гаепләнүче, Мәскәү районы судының, аны сак астында тоту вакытын 2013 нче елның 10 нчы августына кадәр озайту турындагы карары белән килешмәвен әйтте.

“Һәрбер кеше аның җинаятьне кылуда закон тәртибендә гаепле булуы расланмыйча, әлеге раслау суд карары белән нигезләнмичә, гаепсез дип санала. Суд тикшерүе вакытында зыян күрүчеләрдән сорау алганда, алар гаепләнүчеләргә карата җәза турында фикерләрен, шул исәптән, үлем җәзасына тарту турында әйттеләр. Бу фикер дүрт гаепләнүченең сак астында булуына гына нигезләнә”, - дип белдерде Светлана Инякина.

С.Инякина сүзләренчә, зыян күрүчеләр сак астына алынганнарның нәрсәдә гаепләнүләрен күз алдына китермиләр, һәм, утыралар икән, димәк, гаеплеләр аргументына сылтыйлар.

Чыгышы соңында Светлана Инякина белдергәнчә, аның туганнары, кичергән борчулардан соң, гаиләләре белән вафат була башлаган. “Зыян күрүчеләр туганнарын югалтулары турында сөйли, ләкин минем дә 6 кешем вафат булды. Һәм мин берни дә эшли алмыйм, аларны җирли дә алмыйм”, - диде ул һәм сак астында тоту чарасын йорт арестына үзгәртүләрен сорады.

Гаепләнүченең яклаучысы аның сүзләрен яклады. Бүген судта С.Инякинаны дежур адвокат яклап чыгыш ясады. Аның үз адвокаты Константин Габелев билгеле бер сәбәпләр аркасында бүгенге утырышта катнаша алмаган.

Прокурор судтан карарны үзгәрешсез калдыруларын, ә С.Инякина һәм аның адвокаты К.Габелевның шикаятен канәгатьләндермәүләрен сорады.

ТР Югары суды, якларның фикерләрен тыңлап, Светлана Инякинаны сак астында калдыру карарын кабул итте. Суд “Россия елга регистры” оешмасы өлкән эксперты Яков Ивашовка һәм Идел буе дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелегенең Казан линия бүлеге баш дәүләт инспекторы Владислав Семеновка карата шундый ук карарлар чыгарды.

“Татар-информ” МА хәбәрчесенә Татарстан прокуратурасы вәкиле хәбәр иткнәчә, ТР Югары суды Идел буе дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелегенең Казан линия бүлеге башлыгы Ирек Тимерхаҗиевнең шикаятен карауны кичектергән. Сәбәбе – гаепләнүче фикеренчә, аңа шикаять буенча суд утырышы узачагы трында вакытында әйтмәгәннәр.