Автошәһәрдә шартлауда зыян күргән ир-ат хастаханәдә үлгән

Ул каты җәрәхәтләнгән булу сәбәпле, гомерен саклап калып булмаган
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген 7.20 сәгатьтә Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә көнкүреш газы шартлауда зыян күргән 30 яшьлек ир-ат үлгән. Ул каты җәрәхәтләнгән булу сәбәпле, гомерен саклап калып булмаган, дип белдерде “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министры матбугат секретаре Гөлнара Сабирова.
Искәртеп үтәбез, кичә Чаллыда 15.20 сәгатьтә 48/05 нче йортта көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә биш катлы йортның икенче катында урнашкан 81 нче фатирның стенасы ишелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 30 яшьлек фатир хуҗасы тәненең 70 проценты пешкән һәм 76 яшьлек хатын-кыз сөрем исе белән агуланган, тын алу юллары пешкән. Алар икесе дә Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган иде.
Бу һәлакәт нәтиҗәсендә тагын өч кеше җиңелчә җәрәхәтләнгән. Шартлау вакытында аларга ишегалдында тәрәзә пыялалары чәчелгән. Зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтелгән һәм алар өйләренә җибәрелгән.
Кичә кич Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең токсикология бүлегенә 48/05 йортында көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә тагын бер зыян күрүче мөрәҗәгать итте. 1961 елгы хатын-кыз сөрем исе белән агуланган.