Татарстанда рөхсәтсез урман кисүчеләрне ачыклыйлар

Рәсми рөхсәтсез урман кискән өчен юридик затларга карата 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр административ штраф каралган.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында «Лесовоз» оператив-профилактика чарасы үткәрелә. Аның максаты — республикада законсыз агач әзерләү, ташу һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмау.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Лесовоз» операциясе 15 майда башланып китте һәм 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

«Дәүләт урман инспекторлары һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре катнашында рейдлар үткәрә, алар агач материалы ташуның легальлеген тикшерә. Шулай ук ЮХИДИ юл-патруль хезмәте стационар постларында да уртак кизү торулар оештырылачак», — ди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров.

Агач материалын рәсми рөхсәт алмыйча гына, транспорт белән күчергән өчен вазыйфаи затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф салалар, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләргә дә мөмкиннәр.

Шул ук эш өчен юридик затларга карата 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Бу очракта да агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләргә мөмкиннәр, диелә хәбәрдә.