Татарстан халкына яшенле яңгыр вакытында үзеңне куркынычсыз тоту турында искәртәләр

21 май киченнән 22 май киченә кадәр Татарстанда урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, яшенле яңгыр, шулай ук боз явуы көтелә.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Синоптиклар фаразы буенча, 21 май киченнән 22 май киченә кадәр Татарстанда урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, яшенле яңгыр, шулай ук боз явуы көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һава торышы начарланган вакытта куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Көчле җил булганда өйдән чыкмаска, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ныклап ябарга кирәк. Әгәр сез урамда калган булсагыз, реклама щитларына, элмә такталарга, юл билгеләренә һәм электр тапшыру линияләренә якын килмәгез. Автомобильне биек үскән агачлар янына куймагыз.

Әгәр яшенле яңгыр вакытында урамда машинада, велосипедта яки мотоциклда бара торган булсагыз, шунда ук тукталырга һәм яңгыр узганны көтеп торырга кирәк. Ачык җирдә, мөмкин булганча, түбәнлектә җиргә ятарга киңәш ителә. Иң мөһиме, сезнең янәшәгездә елга яки күл булмасын, чөнки яшен вакытында су - яхшы үткәргеч.

Машина йөртүчеләргә юлда аеруча игътибарлы булу мөһим. Мөмкин булганча ерак араларга барудан баш тартырга кирәк. Җәяүлеләргә юл аркылы чыкканда саграк булырга киңәш ителә.