Казанда күп катлы йортта янгын чыккан, фатир хуҗасын хастаханәгә озатканнар

Тугыз катлы йортның алтынчы катындагы фатирның аш бүлмәсе янган.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 8.43 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына Фучик урамындагы 36нчы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр тугыз катлы йортның алтынчы катындагы фатирның аш бүлмәсен янгын чолгап алуын ачыклаган.

Янгын 9.10 сәгатьтә сүндерелгән. Анда 50 яшьлек ир-ат зыян күргән. Төтен белән агуланган ир-атны шәһәрнең 7нче хастаханәсенә китергәннәр.

Янгын 9 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.