Биектау районындагы күлдә ир-ат мәете тапканнар

Бөреле җәнлек совхозы бистәсе халкы иртән ир-атны исерек килеш күргән булган.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы бистәсендәге күлләрнең берсендә 33 яшьлек ир-ат мәетен табып алганнар.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, бистә халкы иртән ир-атны исерек килеш күрүләрен әйткән. Ул таеп ярдан суга егылып төшкәндер, дип фаразлана.

Ир-ат мәете күлдә ярдан ике метр ераклыкта табыла, фаҗига шартлары билгеләнә.