National Geographic цирктагы ак аюларның газаплары турында фотолар бастырган

Яңа проект 2019 июнендә тәкъдим ителәчәк һәм күңел ачулар индустриясендә файдаланыла торган кыргый хайваннарга багышланачак.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). National Geographic яңа проект әзерли. Анда күңел ачулар индустриясендә файдаланыла торган кыргый хайваннар кичергән газаплар хакында сөйләячәкләр. Бу хакта National Geographicның Инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

National Geographic аккаунтында Казан циркында төшерелгән фотолар урнаштырылган, аларның авторы – танылган фотограф Кирстен Люс. Фотоларда дрессировщик Юлия Денисенко җитәкчелегендәге поляр аюлар чыгышы сурәтләнгән.

«Бу ак аюларны өйрәтүнең сирәк очрый торган үрнәге. Дүрт аюга тимер борынчыклар кидерелгән, ә дрессировщик кулында — тимерчыбык», - дип язылган фото астында.

Аңлатмалардан күренгәнчә, National Geographicның июнь санында язучы @natashaldaly һәм фотограф Кирстен Люс кыргый табигатьтәге туризм һәм күңел ачулар индустриясенең «пәрдә артында» хайваннар кичергән газаплар турында сөйләячәк.