Казан руферлары "Миллениум" күперенең иң өстенә менгән

Бу хәлне катнашучыларның берсе видеога төшергән.
(Казан, 21 май “Татар-информ”). Казан руферлары “Миллениум”күперенең иң өстенә менгән. Шушы кадрлар төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты. Аны катнашучыларның берсе төшергән.Кадрларда яшьләрнең башта күпердән күзәтүләре төшерелгән. Шуннан соң аларның күпернең өске өлешенә баскычтан менүе, күпер торыклары арасыннан йөрүе күренә. Руферлар күпер торыкларына тотынып, кулларында асылынып торалар, ә аста автомобильләр хәрәкәте күренә. Руферлар – заманча шәһәр субкультурасы, аның тарафдарлары төрле биналар һәм корылма түбәләреннән йөри.