Парашюттан сикергәндә һәлак булган О.Щелканов Чаллының «АвтоДвигатель» җәмгыятендә эшләгән

Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә.
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Узган шимбәдә парашюттан сикергәндә һәлак булган Олег Щелканов Чаллының «АвтоДвигатель» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә җитәкче булып эшләгән, дип хәбәр итә «Челнинские известия».Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы парашютчыларның 4 000 метр биеклектән 1 600 метрга кадәр «ирекле төшү» күнегүен башкаруы хакында хәбәр иткән иде. Шуннан соң алар парашютларын ача. Шул вакытта спортчыларның берсе икенчесенең инде ачылган парашютына очып керә. Нәтиҗәдә, икесе дә аңын югалта һәм җиргә запас парашютта төшәләр.Басма хәбәр иткәнчә, бу – Олег Щелкановның парашюттан 631нче тапкыр сикерүе булган. Олегның туганы әйтүенчә, ул армиядә десант гаскәрләрендә хезмәт иткән, парашют спорты белән 2010 елда яңадан ныклап шөгыльләнә башлаган. Ир-атны Минзәләдәге аэроклубка чакырганнар. Олег тумышы белән Одесса өлкәсенең Болград шәһәреннән. Ул Чаллыга КАМАЗ төзелеше башланган елларда әти-әнисе белән килгән, Автокалада автомеханика техникумын, Кама педагогика институтын тәмамлаган, аннары «АвтоДвигатель» җәмгыятенә нигез салган.Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.