Валерий Харчиков: “Фатир басучы караклардан системалы күзәтү коткара ала”

Фатир басуларның күп өлеше җәй айларына туры килә

 (Казан, 21 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында “Җәйге яллар вакытында урлау очракларын булдырмауны профилактикалау һәм гражданнарның шәхси әйберләрен саклау” дигән темага матбугат конференциясе булды. Анда әлеге министрлыкның ведомстводан тыш сакчылык идарәсе рәисе урынбасары Валерий Харчиков һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Тимур Шакирҗанов катнашты.

Җәй айларында фатирдан шәхси әйберләрне урлау очраклары тагы да арта. Бу кешеләрнең җәйге ялга, бакчаларга китүе белән дә бәйле. “Үзәкләштерелгән күзәтү — бүгенге көндә караклардан саклануның иң кулай ысулы, - диде Валерий Харчиков. - Татарстанда хәзерге вакытта 15 мең төрле объект һәм 46 мең фатир шундый күзәтү астына алынган. Һәр көн саен 82 мобиль полиция наряды эшли, аларның максаты - сигнализация эшләгән урыннарга тиз арада барып җитү һәм җинаятьне булдырмау”, - диде ул.

Шундый системалар ярдәмендә фатирларын сак астына кую нәтиҗәсендә, быел гына да фатир басуның 10 очрагын булдырмый калдырганнар.

Фатирларга караклар кергән очракта, полиция хезмәткәрләрен “хәвеф төймәсе”нә басып чакырырга мөмкин. Бу шулай ук ведомстводан тыш сакчылык идарәсе күрсәтә торган хезмәтләрнең берсе булып тора.

“Урлау очракларын өч төргә бүлеп карап була. Беренчесе — профессионал каракларның эше. Алар катлаулы йозакларны да ачырга сәләтле һәм мондый караклар кыйммәтле әйберләр, акча урлау белән шөгыльәнә. Икенче төр караклар — йортларның беренче, икенче каттагы тәрәзәләреннән кереп, шәхси әйберләрне урлый. Алар ешрак көнкүреш техникасын алып чыгып китә. Каракларның өченче төрлеләре — кинәт рәвештә генә җинаять кыла. Мондыйларга элек җаваплылыкка тартылган, спиртлы эчемлекләр яки наркотиклар кулланучыларны кертергә була”, - дип аңлатма бирде Тимур Шакирҗанов. Аның фикеренчә, каракларның корбаннары булып еш кына өлкән яшьтәге кешеләр тора. Чөнки алар бик ышанучыан һәм күп очракта ишекләрен бикләмичә дә йөриләр.

“Каракларның корбаны булгансыз икән инде, беренче чиратта, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез. Икенче эш итеп күршеләрне, өй алдында йөрүчеләрне сораштырыгыз. Җинаятьнең шаһитлары никадәр күбрәк булса, аны ачуы шулкадәр җиелрәк була”,- дип киңәш бирде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары.