Татарстанда ярты елда наркотикларга бәйле 3 берләшмә бетерелгән – Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе

Татарстанда наркотиклар таралышына каршы “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы уза

 (Казан, 21 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда соңгы 3 елда Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан наркотикларга бәйле 7 берләшмә бетерелгән, 3се – соңгы ярты елда. Наркотикларга бәйле берләшмәләрнең 500дән артык лидеры һәм катнашучы җинаять җаваплылыгына тартылган.

Бу мәгълүматны бүген “Татмедиа” республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев әйтте. Чара наркотиклар таралышына каршы “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы башлануга багышланды.

Э.Гәрәев сүзләренчә, кичә старт алган әлеге акция ике төп блок буенча уздырыла: профилактик (халык белән эшләү, ТР муниципаль районнарында чаралар уздыру) һәм хокук саклау (ТР хокук саклау органнарының эшен активлаштыру).

“Мондый акцияләрнең әһәмияте шунда: без наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә кыска вакыт эчендә барлык министрлыкларның һәм ведомстволарның көчен берләштерә алабыз. Үткән акция үзен яхшы яктан күрсәтте. Гражданнарның активлыгы артты, моны без операциянең төп нәтиҗәсе дип саныйбыз. Акция вакытында "ышаныч телефоннары"на килеп ирешкән шалтыратуларның, интернет-кабул итү битләренә килгән хәбәрләрнең саны 2-3 тапкырга артты. Хокук саклау орагннарының эше 30 процентка артты. Быел акцияне тиешле дәрәҗәдә уздырырга тырышырбыз”, - дип ассызыклады ул.

Идарә башлыгы урынбасары сөйләгәнчә, бу елның 4 аенда Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең "ышаныч телефоны"на 200дән артык хәбәр килеп ирешкән, аның 60ы буенча җинаять расланган. Тикшерү нәтиҗәсе буенча 10 җинаять эше кузгатылган, 70дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган.

ТР прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда наркотикларга бәйле вазгыять соңгы еллар дәвамында киеренке булып кала бирә, ләкин хокук саклау органнары һәм башка ведомстволар тарафыннан күрелә торган чаралар ярдәмендә наркотикларга бәйле авыруларның санын елына 1-2 процентка киметеп булган. “Хәзерге вакытта хөкем ителгән һәр бишенче  кеше законсыз рәвештә наркотик матдәләр әйләнешенә бәйле җинаять өчен җәза ала”, - дип хәбәр итте ул.