Татарстанда быел ГТЮ территориясендә поезд астына эләгеп 7 кеше үлгән

Узган - 10 кеше һәлак булган

  (Казан, 21 май, «Татар-информ», Юлия Ревина). Агымдагы елның 4 аенда Татарстанда Горкий тимер юлларының Казан төбәге тимер юлында, юл-транспорт һәлакәте һәм производство белән бәйле булмаган һәлакәтләр нәтиҗәсендә, 7 кешенең гомере өзелгән. Узган елның шул чорында шундый 10 һәлакәт теркәлгән.

Бу хакта журналистларга бүген ГТЮ Казан төбәге буенча баш инженер урынбасары Сергей Якушев белдерде.

Былтыр Татарстанда ГТЮ территориясендә, бәхетсез очраклары нәтиҗәсендә, 13 кеше үлгән.

ГТЮ Казан төбәге контролендәге тимер юллар Ульяновск һәм Киров өлкәләре, шулай ук Марий Эл, Чуашстан, Удмуртия һәм Мордовия республикалары территорияләре аша узуын билгеләп үтик. 2013 елда шул юлларда 66 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларда 47 кешенең гомере өзелгән. 2014 ел башыннан алып, тимер юллар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу сәбәпле, Казан төбәге территориясендә 11 һәлакәт булган, 13 кеше зыян күргән, 8 кеше үлгән.

Бәхетсезлек очракларының күбесе гражданнарның тимер юл транспорты зонасында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан.