Татарстан наркополицейскийлары наркотиклар бизнесына 800 млн.сум икътисади зыян салган

Татарстанда наркотикларга бәйле берләшмәләрнең 15 вәкиленә карата җинаять эше кузгатылган, алар аеруча зур күләмдә наркотиклар сатуда гаепләнелә

 (Казан, 21 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда наркотикларга каршы “Наркотикларсыз тормыш” акциясе башланыр алдыннан, Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе наркотиклар бизнесына 800 млн.сум икътисади зыян сала алган. Бу хакта бүген “Татмедиа” республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев сөйләгәнчә, республика акциясе башланыр алдыннан, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре ТР прокуратурасы белән бергә Алабуга җинаять берләшмәсенең оештыручысына һәм 14 вәкиленә карата РФ ҖК 210 нчы маддәсе буенча (“Җинаять берләшмәсе оештыру яки анда катнашу”) җинаять эше кузгаткан. Кулга алынганнар Алабуга һәм Кама аръягы зонасында аеруча бик күп күләмдә наркотикларны законсыз рәвештә сатуда гаепләнелә.

Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Каменов сүзләренчә, хәзерге вакытта әлеге берләшмәнең 24 җинаять эшчәнлеге фактын раслап булган, бу юнәлештә эш дәвам итә.

“Законсыз рәвештә наркотиклар әйләнешеннән 4 кг-нан артык наркотик матдә алынган (синтетик наркотикларның 400 мең дозасы). Бер дозаның 2 мең сумга сатылуын исәпкә алып, без наркобизнеска кимендә 800 млн.сумлык зыян салдык”, - дип ассызыклады С.Каменов.

Эре төбәкара наркосиндикатын булдыру идеясе - Алабугада яшәүче берничә тапкыр хөкем ителгән 39 яшьлек ир-атныкы. Ул элек төрмәдә бергә утырган дусларыннан наркотикларга бәйле берләшмә булдырган, алар наркотик матдәләр сату белән шөгыльләнгән. Аларның уртача яше – 35 яшь, шулай ук наркотиклар әйләнешенә бәйле берничә тапкыр хөкем ителгәннәр.

Берләшмәнең лидеры фатирында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәткәрләре утлы корал һәм патроннар тапкан. Аеруча зур күләмдә наркотиклар саткан өчен җинаять төркемен оештыручыга гомерлеккә, ә аның төркемдәшләренә 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Эдуард Гәрәев билгеләп үткәнчә, 26 нчы майда РФ административ хокук бозулар турындагы Кодексына кабул ителгән үзгәрешләр үз көченә керә. Аерым алганда, авыру дип табылган наркотик кулланучы затларга, административ җәзалардан кала, мәҗбүри дәвалану узу шарты бар. “Дәваланудан качучы бу затлар җитдирәк административ җәзага, 30 тәүлеккә административ арестка җәлеп ителәчәк. Мондый чараларның төп максаты – наркотик кулланучыларны дәвалап савыктыру һәм башкаларны җәлеп итмәү”, - диде ул.