Хөкүмәт керткән махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучы 904 затка 8 млн.479 мең сум күләмендә штраф салынган

Янгынга каршы махсус режим нәтиҗәләре “Татмедиа” агентлыгы матбугат мәйданчыгында игълан ителде

 (Казан, 21 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Министрлар Кабинетының быел 14 апрельдә кабул ителгән 674 нче күрсәтмәсе нигезендә ТР территориясендә 20 апрельдән 15 майга кадәр гамәлгә кертелгән янгынга каршы махсус режим барышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге органы хезмәткәрләре 68 авыл җирлегендә, 199 икътисад объектында, кешеләр күпләп җыела торган 379 объектта, балалар сәламәтләндерү лагерьларының 115ендә янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителеше мәсьәләсендә тикшерү белән булган. Бүген аның нәтиҗәләре “Татмедиа” агентлыгы матбугат мәйданчыгында игълан ителде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе административ практика бүлеге башлыгы Илдар Ханипов шул хакта шәрехләп, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучы 904 затка карата 8 млн.479 мең сум күләмендә административ штраф салынды, дип сөйләде. Махсус режим вакытында “Дача” операциясе барышында исә 307 бакчачылык ширкәте күз уңыннан үткәрелгән, нәтиҗәдә, 846 хилафлык табылган һәм шуларны төзәтү буенча 185 документ (предписание) язып тапшырылган, 8 юридик, 124 вазифаи һәм 239 физик зат административ җаваплылыкка тартылган. Салынган штрафларның гомуми суммасы – 5 млн. сум тирәсе.

И.Ханипов сүзләренчә, шул арада 1597 торак пунктта чүп-чар һәм коры үлән җыеп алынган, өстәмә рәвештә 55 ясалма сулык ясалган, янгын сүндерү өчен 51 мотопомпа сатып алынган, кирәк чакта су сиптергеч 267 берәмлек автомобиль җәлеп итү мөмкинлеге каралган. Полиция, янгын сакчылыгы, үзирекле янгын сакчылыгы хезмәткәрләреннән торган 841 төркем оештырылган, шул исәптән 183е янгын сүндерүгә яраклаштырылган һәм аларда - 2500дән артык кеше. Төркемнәр исә торак пунктларда янгын чыгу, ут төртү очракларыннан патрульлек итә, шул исәптән 504 торак пунктта – төнлә. Алар көче белән 1 ай чамасы вакыт эчендә коры үләнгә ут кабуның 195 очрагына чик куелган. Коры-сары, чүп-чар ягучы 211 гражданга, 10 вазифаи һәм 1 юридик затка карата административ җәза билгеләнгән. Аерым алганда, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда административ штраф түбәндәгечә каралган: гражданнарга – 2-4 мең сум, вазифаи затларга – 15-30 мең сум, юридик затларга – 400-500 мең сум.