Быел Татарстанда урлау буенча 287 җинаять теркәлгән

Республикада урлаулар саны кимегән

 (Казан, 21 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел 4 айда Татарстан Республикасында урлау буенча 287 җинаять эше теркәлгән. Иң күп урлау очраклары Казан (72), Яшел Үзән (52), Түбән Кама (29), Чистай (15) һәм Яр Чаллы калаларында булган. Бу хакта бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат конференциячендә хәбәр иттеләр.

Статистик мәгълүматлар буенча, 2010 елда ТРда урлау буенча 1560 җинаять теркәлгән, шуларның 1043е ачылган, 2011 елда 1222 җинаятьнең 827сен, 2012 елда 1074 җинаятьнең 634ен, 2013 елда теркәлгән 843 җинаятьнең 587сен ачканнар.