Быел 4 айда 88 кеше янгында һәлак булган

Янгынга күпчелек очракта 3 сәбәп китерә, дип Илдар Ханипов шул хакта аңлатма бирә

 (Казан, 21 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 15 майга кадәр арада Татарстанда 1228 янгын булган, аларда 88 кеше һәлак булган, шул исәптән 1 бала, тагын 87 кешенең сәламәтлегенә зыян салынган. Янгыннар саны былтыргы шушы ук вакыттагыдан 13кә, аларда үлүчеләр 4кә, җәрәхәтләнүче, каза күрүчеләр 17гә кимрәк булган.

Бүген “Татмедиа” агентлыгы матбугат мәйданчыгында журналистлар белән очрашкан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе административ практика бүлеге башлыгы Илдар Ханипов шундый белешмә бирде. Аның сүзләренчә, янгынга күпчелек очракта 3 сәбәп китергән: быел булган 1228 янгынның 344 очрагында ут белән сакчыз эш итү, 311ендә электр җиһазларын эшләтү һәм 228ендә мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу. Кешеләрнең башына җиткән сәбәпләр түбәндәгечә: һәлак булганнардан 54 кеше ут белән саксыз эш иткән, 33е алкогольдән яки наркотиктан исерек булган.

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә “Үзирекле янгын сакчылыгы” (ДПО) иҗтимагый оешмасы советы рәисе Алик Нәҗметдинов һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Кризислы хәлләрдә идарә үзәге башка төр янгын сакчылыклары белән багланышлар бүлеге җитәкчесе Илшат Җиһаншин да катнашып, республикада үзирекле янгын сакчылыгының торышы һәм җиһазланышы хакында аңлатма бирде.