news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда троллейбуста хатын-кызга ток суккан мизгелне күргән шаһитларны эзлиләр

Бу вакыйгадан соң «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). 5 февральдә «Болотников урамы» тукталышында 36 яшьлек хатын-кыз троллейбуска кергән һәм тоткычка тотынган. Шул вакытта ток сугу сәбәпле, ул салоннан урамга егылып төшкән.

Зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр. Электр тогы сугу сәбәпле, хатын-кыз зыян күргән, дип нәтиҗә ясаган медиклар.

Бу фактка карата «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фикеренчә, һәлакәт иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү аркасында килеп чыккан.

«Хәзерге вакытта бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла», — дип аңлатты Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Бу һәлакәтне күргән шаһитларны Киров районы буенча тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен (8-843-554-21-17) үтенәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100