news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автомобиль бәрдереп киткән әби ашыгыч ярдәм машинасында үлгән

Өлкән яшьтәге хатын-кыз светофорның кызыл уты янганда юл аркылы чыга торган булган.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Кичә көндез Казанда Гвардия урамында светофорның кызыл уты янганда юл аркылы чыга торган өлкән яшьтәге хатын-кызны машина бәрдергән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 74 яшьлек пенсионер җитди җәрәхәтләр алган. Ул ашыгыч ярдәм каретасында үлгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100