Алексеевск районындагы бер йорт кишәрлеген су баскан

Бу хәл турында мәгълүмат җирле үзидарә органнарына җиткерелгән.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Алексеевск районындагы йорт кишәрлеген язгы ташу суы баскан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Әлеге мәгълүмат тиешле чаралар күрү өчен җирле үзидарә органнарына җиткерелде. Вазгыять Алексеевск муниципаль районының Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте контролендә», - диелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында республика сулыкларында язгы ташу суларының күтәрелү биеклеге кимүе күзәтелүен әйттеләр. Күпчелек урыннарда су биеклеге тиешле билгеләр чигенә кадәр төшкән.