Истанбулда пассажир автобусы җәяүлеләрне бәрдергән

Һәлакәттә берничә кеше зыян күргән.
(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Бүген Истанбул районнарының берсендә пассажир автобусы җәяүлеләрне бәрдергән. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.Җирле NTV телеканалы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Бәязит районында булган. Җәмәгать транспорты тукталышында автобус идарәне югалта һәм биш автомобильгә, аннан тукталышка бәрелә.Телеканал мәгълүматлары буенча, берничә кеше зыян күргән, әмма аларның саны аныкланмый. Яралыларны хастаханәгә ашыгыч ярдәм машиналарында алып киләләр, кайберләренә шунда ук ярдәм итәләр.