Суд приставларының Татарстандагы идарә җитәкчесе урынбасары Сергей Плющий тоткарланган

Тикшерү вакытында суд тоткарланучының иреген чикләү чарасын билгели.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Кичә көндез оператив хезмәткәрләр Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Плющий тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итте.

Бүген суд тикшерү вакытында тоткарланучыга карата иреген чикләү чарасын билгели.