Түбән Камада яшь кыз 40 тан артык кешене алдаган

Ул кешеләргә очсыз хактан тун тәкъдим итеп, акчасын алдан ук алып куйган

 (Казан, 21 март, “Татар-информ”). Түбән Камада 20 яшьлек кыз 40 тан артык кешене алдаган.

“Сатучы” сатыласы товарларына социаль челтәрләр ярдәмендә рекламалаган. Клиентлар белән урамда очрашып, аларның акчаларын ала торган булган. Ә тунны берничә көннән җибәрергә ышандырган. Әмма бирү вакытын гел кичектерә килгән. Үзләренең алданганлыгын аңлаган кешеләр полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Кайберәүләргә расписка бирсә, икенчеләренә үзенең паспорт копияләрен тараткан. Әнә шул паспорт копияләре ярдәмендә аның эзенә тиз төшкәннәр.

Кыз полиция хезмәткәрләренә мондый юл белән барлыгы ярты миллион сумнан артык акча эшләгәнен әйткән. Акчаларны ул иренең туй уздырыр һәм машина алу өчен банктан алган кредитын түләүгә тоткан. Аңа карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә almet-rt.ru.