news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

290 мең сум бурычы җыелган Казан кешесенең машинасын приставлар алган

Бүген Горький шоссесында приставлар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре салым түләмәүченең машинасын махсус стоянкага эвакуацияләгән.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Салым буенча 290 мең сум бурычы җыелган Казан кешесенең машинасын приставлар алган. Бу турыда Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперт Лилия Хәлимова хәбәр итә.

«Хендэ» чит ил машинасы хуҗасының салым буенча бурычы 290 мең сумнан арткан. Сумма билгеләнгән вакытта түләмәгән өчен башкару җыемын исәпкә алып күрсәтелгән.

Бүген Горький шоссесында приставлар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә салым түләмәүченең машинасын махсус тукталышка эвакуацияләгән.

Әгәр бурычлы кеше 10 көндә салым түләмәсә, аның машинасын бурыч түләү исәбенә саталар.

Лилия Хәлимова сүзләренчә, узган елда приставлар салым буенча өч миллиард сумнан артык бурычны түләткән, бу 2018 елга караганда 1,4 миллиард сумга күбрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100