Казанда балага ВИЧ-инфекция йоктырган хатын-кызга һәм аның белән яшәүче ир-атка хөкем чыгарылды

Алар реаль срокка хөкем ителгән

 (Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген ТР Югары судында балага ВИЧ-инфекция йоктыру турындагы эш буенча хөкем чыгарылды.

42 яшьлек Александр Филиппов 18 ел да 6 айга һәм аның белән яшәүче 23 яшьлек хатын-кыз, баланың анасы, 16 ел да 6 айга катгый режимлы колониягә хөкем ителгәннәр. Моннан тыш, икесенә дә өстәмә җәза буларак 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү каралган, дип хәбәр итте “Татар-информ” МА хәбәрчесенә судның матбугат секретаре Наталья Лосева. Процесс ябык режимда узды, чөнки бу эш кечкенә балага кагыла, диде.

Филиппов һәм аның белән яшәүче хатын-кыз 2011 елның 1 июненнән 2012 елның 31 гыйнварына кадәр шушы хатынның 4 яшьлек улына карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылганнар. Шулай ук бу явыз затлар малайнның тәнен тәмәке белән төртеп яндырган. Тикшерүчеләр фикеренә караганда, алар үзләренең ВИЧ-инфекцияле булуларын белмичә балага да йоктырган.

Элек хәбәр ителгәнчә, баланы хәзер әбисе карый.

Суд карары әле үз көченә кермәгән.