Димитровградта татар ансамбле җитәкчесе сәхнәдә җырлаганда егылып үлгән - видео

Фәния Хәлиуллова "Елама, ярсыма" җырын башкарган вакытта вафат булган.
(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Димитровград шәһәренең "Восход" мәдәният йортында концерт вакытында "Карлыгач" музыкаль ансамбле җитәкчесе Фәния Хәлиуллова сәхнәдә "Елама, ярсыма" җырын җырлаганда егылып үлгән. Бу хакта Вконтактедагы "Димитровград Новости" төркеме хәбәр итте.Концертта булучылар бу чыгышны видеога төшергән булган.