news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиңел машина йөртүчесе «зебра»да берьюлы ике укучыны бәрдергән

Авария кичә Карл Маркс урамы 10нчы йорт каршында булган.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»», Полина Шевчук). Казанда җиңел машина йөртүчесе «зебра»да 14 яшьлек ике укучыны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

24 яшьлек «Лада» машина йөртүчесе көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә ике укучыны бәрдергән. Гадәттән тыш хәл кичә кичен Карл Маркс урамы 10нчы йорт каршында булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100