Әлмәт оешмасында "фанфуриклар" сатканнар һәм саклаганнар

Бу факт буенча административ тикшерү үткәрелә.

(Әлмәт, 20 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләр һәм коррупциягә каршы тору бүлеге һәм ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан законга каршы гамәлләрне ачыклау буенча чаралар үткәрелеп тора. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шундый рейдларның берсе барышында Әлмәттәге "Мендәрләрне реставрацияләү" оешмасында ике төрле билгеләнештәге спиртлы продукцияне саклау һәм сату факты ачыкланды. Атап әйткәндә, бу фармацевтикада зарарсызландыру максатында кулланыла торган 100 мл савытта, тиешле документлары булмаган 300 флакон эремә табылган. 

"Фанфуриклар" сату ихтималы булган нокталар ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең һәм хокук саклау органнарының даими игътибар үзәгендә. Шулай булуга да карамастан, кайбер эшмәкәрләр, әлеге косметик чараларны куллануның аяныч нәтиҗәләргә китерәчәген белә торып, төрле хәйләләргә бара-бара, яшерен генә продукцияне сату юлларын таба торалар.

Бу факт буенча административ тикшерү үткәрелә. Продукция экспертизага озатылды.