Казанның Киров районында ике ташландык бина яна

Янгын Урицкий урамындагы корылмаларны ялмап алган.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Казанның Киров районының Урицкий урамында ике ташландык бина яна. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын Урицкий урамындагы корылмаларны ялмап алган.

Урында 2нче янгын рангы буенча Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны эшли.