Мәскәү метросында 100ләп кеше эвакуацияләнгән

Янгын Локомотив бригадасы тарафыннан сүндерелгән, поезд тыныч урынга озатылган.
(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә Царицыно метросы станциясендә электричка вагоннарының берсенә ут капкан. Әлеге хәл кичә кич 20 сәгать 35 минутта булган. Янгын чыккан электричкадан 100ләп пассажир эвакуацияләнгән, дип хәбәр итә “Интерфакс” үз чыганакларына сылтама белән.Янгын локомотив бригадасы тарафыннан сүндерелгән, поезд тыныч урынга озатылган.Әлеге хәл буенча рәсми шәрехләү әлегә юк.