Ай башыннан Тукай районы территориясендә сигез янгын очрагы теркәлгән

Янгыннарның күпчелеге электр җиһазларының төзексезлеге аркасында чыга

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Ай башыннан Тукай муниципаль районы территориясендә сигез янгын очрагы теркәлгән, аларның дүртесе Мәләкәс авыл җирлегендә, дип хәбәр итәләр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән.
2 декабрь көнне Кече Шилнәдә мунча янган, 4есендә Иске Җирекледә сарайда ут чыккан, 8 декабрьдә шушы ук авылда торак бинага ут капкан, шул ук көнне тагын Иске Җирекледә ике фатирлы йортта янгын булган.
Бу фаҗигаләрнең барысы да электр җиһазларының төзек булмавы аркасында килеп чыккан. 16 декабрьдә Яңа бистәсендә мунча мичен артык кыздыру янгынга китергән. Шул ук көнне Ильбухтинода хуҗалык эшләре өчен дип төзелгән бинага ут капкан. 17 декабрьдә Бикләндә баз өстенә каплаган җылыткыч материал янган. Ут электр җиһазларының төзексезлеге аркасында чыккан, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.