Казанда «Глушко»да рельс өзелгәннән соң туктаган трамвайлар хәрәкәтен торгыздылар

Бишенче маршрут график нигезендә эшне яңартты.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «Глушко» тукталышы янында рельслар өзелгәннән соң трамвайлар хәрәкәтен торгыздылар. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталында хәбәр иттеләр.«Хәзерге вакытта трамвай линиясе торгызылды. 5нче номерлы маршрут расланган график нигезендә эшли», - диелә хәбәрдә.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, «Кояшлы шәһәр» торак комплексы юнәлеше буенча рельсның 40 сантиметр озынлыгындагы кисәге өзелгән иде.